МИЛЛӘТ КИЛӘЧӘГЕ – ЯШЬЛӘР КУЛЫНДА
| Фәрхетдинова Г.Ф.
|
Алтыннан да кыйммәтле,
оҗмах нигъмәтләреннән
кадерле булган нәрсә –
тәрбияле баладыр.
Р.Фәхреддин
Җәмгыятебезнең күпчелек өлешен
тәшкил итүче яшьләрнең тәртибе, үз-үзен тотышы, әхлагы бүгенге көндә кемне генә
борчымый икән? Яшьтәшләрем арасында
сүлпәнлек, белмәгәнне белергә теләмәү, матур әдәбият китапларыннан бизү,
яхшылыкны күрмәү кебек кире сыйфатларның көчәюе бик күңелсез күренеш. Өлкәннәр
тарафыннан минем шәхсән үземә һәм яшьтәшләремә карата да шактый кырыс, кинаяле
сүзләр ишетергә туры килә. Без, яшьләр, бу кисәтүләрне артык өйрәтү, искелекне
тагу, юкка бәйләнү дип кабул итсәк тә, җәмгыятьнең тотрыксыз әхлагы, татар
халкының киләчәге, милләтебез язмышы безне дә бик борчый. Минемчә, киләчәк
кешесе алдынгы карашлы, зыялы, белемле, милләте өчен җаваплы, толерант,
конкурентлыкка сәләтле, дини белемле һәм теле камил булган шәхес булырга тиеш.
Менә шушы асыл сыйфатларны үзеңдә булдыру, тәрбияләүдә һичшиксез якташыбыз,
күренекле фикер иясе, мәгърифәтче-галим, педагог, язучы Ризаэддин Фәхреддин
хезмәтләре тормышта таяну ноктасын югалткан кешеләргә, аеруча яшьләргә ярдәмгә
килер. Аларга гасырлар буена сыналган тормыш тәҗрибәсе, зирәк акыл, тапкыр
фикер, үзенчәлекле, беркайчан да актуальлеген югалтмый торган үзенчәлекле
тәрбия алымнары тупланган. Бүгенге әдәпсезлык, дорфалык, гамьсезлек, эчкечелек,
вәхшилек чәчәк аткан вакытта яшь буында кешелеклелек сыйфатларын саклап калучы
бердәнбер юл – ул да булса әхлак тәрбиясе. Без мәктәптә татар теле һәм әдәбияты
дәресләрендә, сыйныф сәгатьләрендә, сыйныфтан тыш чараларда Р.Фәхреддин
хезмәтләрен өйрәнәбез һәм шулар нигезендә үзебезне рухи яктан баетабыз.
Остазыбыз Р.Фәхреддин "Бала чакта
алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, "...бала
тәрбияләүне бишектән үк башларга кирәк”, дип саный. Ул үзенең "Тәрбияле бала”
исемле китабының иң башында тәрбияле баланың җәмгыять өчен нинди байлык икәнен
күрсәтеп болай дип яза: "...Ата белән ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык
һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык
китерер. Тәрбияле бала - дөнья байлыгына да бирелмәс һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алмаштырылмас; аны һәркем яратыр һәм мактап
телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас,
йомыш кушмаслар, бәлки хурларлар вә кимсетерләр генә”.
Р.Фәхреддин балага ни кыланса да
ярый торган җавапсыз бер җан иясе итеп карамый (кызганыч, бүген бик күп әти-әни
балаларын нәкъ шулай тәрбияли), ә кылган гамәлләре өчен җәмгыять алдында җавап
тотарлык, зурлар белән бертигез хокуклы Шәхес итеп карый. Һәр укучы бала үз
алдына "Атам-анам минем белән горурлансын, шатлансын, кешеләр дә миңа рәхмәт
әйтсен, мине яратсыннар һәм мине һәркемгә үрнәк итеп сөйләсеннәр !” дигән
бурыч, максат куеп тырышырга һәм үз-үзенә күзәтчелек итәргә тиеш!
Бөек остазыбызның үз белемен
мөстәкыйль рәвештә күтәрү өстендә күп эшләве, күп укуы мине аеруча сокландыра.
Бу өлкәдә аны куып тотар өчен әле безгә күп тырышырга, көчле ихтыяр көчен
булдырырга кирәк. Аның "Шәкертлек әдәбе”
китабында бик гыйбрәтле һәм үтемле сүзләр язылган: "...Гыйлем һәр авырлыктан
котылырга сәбәпчедер... Гыйлем – дөнья сукырлыгыннан, ахирәт газабыннан
саклаучы нурдыр... Гыйлем – аулакта иптәш, ялгызлыкта сердәш, дуслар каршында –
бизәк, дошманнарга каршы коралдыр...” Бүгенге белем алу өлкәсендәге акчага гына
корылган мөнәсәбәтләрдән торган тормыш чоңгылында Р.Фәхреддиннең бу
сүзләре бәяләп бетергесез хәзинәгә тиң.
"Нәсыйхәт-2” китабындагы "Кыз балалар өчен
генә” дигән бүлегенә аерым тукталасым килә. " ...гүзәл холкы булган кыз бала –
бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер”, "Укыган вә холкын тәрбияләгән кыз - алтыннан да кыйммәтле вә энҗедән дә кадерле
байлыктыр ки: моның кебек кызларның күләгәләре иң ерак карендәш вә белешләргә
кадәр ирешер”, дигән сүзләре белән ул киләчәк тормышта бәхетләре дә,
бәхетсезлекләре дә кыз балаларның тәртибенә, тәрбиясенә, әхлагына бәйле рәвештә
булачагына басым ясый. Кайбер ямьсез гадәтләр тискәре сыйфатлар ир балаларда
булганда бик нык сизелмәсәләр дә, кыз балаларда күренсәләр, бик зур гаеп
саналалар, дип әйтә. Кыз балаларны тәрбияләүгә, аларны ничек итеп тышкы һәм
эчке матурлыкка ирешергә, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен үзләштерергә өйрәтә. Шул
уңайдан мин Р.Фәхреддиннең "Тәрбияле хатын”, "Тәрбияле ана”, "Гаилә” исемле
хезмәтләрен дә өйрәндем һәм күңелемдә туган тәэсирләремне сыйныфташларыма да
җиткердем.
Үз шәхесеңне тәрбияләүдә киләчәккә сайланган
һөнәр дә зур әһәмияткә ия. "Шәкертлек әдәбе” исемле китабында Ризаэддин бине
Фәхреддин яшь егетләргә һөнәр сайлауда киңәшләр тәкъдим итә: "Адәм баласының
һөнәре булмавы, дөньяда тору өчен генә
түгел, бәлки җаннан буш калган күңелне саклар өчен дә чара була алмас!..”,
"...Һөнәр белән кәсеп, фарызларның соңында фарыз бер эштер. Һөнәр чын кеше
кулында булганга комсыз итмәс, үзенә вә сөеклесенә җан тынычлыгы, уңайлык
тудырыр, читләрдән сорарга мохтаҗ итмәс». Аның
бу үтемле сүзләре һәр егет һәм кыз өчен үз алдына куелган максатларның
берсе булып торырга тиеш. Шунда ук остазыбыз дуслар сайлаганда ялгышмаска һәм
ялкау иптәшләр белән аралашмаска да киңәш итә.
Адәм баласының иң зур байлыгы -
аның тәне һәм җаны сәламәт булуда икәнлеген
күрсәтеп, Р. Фәхреддин кешене үзенең сәламәтлеген сакларга өнди. Әгәр
кеше авырып китсә, авыру кешене карау, тәрбияләү вазифасы хуҗабикәгә, әгъни
хатын-кыз өстенә төшүен һәм шуңа күрә дә инде, кыз балага чирнең сәбәпләрен һәм
сәламәтләндерү чараларын белергә кирәклеген аңлатып бирә. "Юаныч” исемле
китабында начар гадәтләрдән саклану
чараларын ачык күрсәтеп: тәмәкененең кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булуын,
исерткеч эчүдән котылу чаралары турында бик күп кыйммәтле мәгълүматлар яза.
Наркомания, СПИД кебек бик яман авырулар
вакытта, әхлагыбыз Р.Фәхреддин аңлаган дәрәҗәдән бик күпкә түбән
төшкән заманда бу нәсыйхәтләрне өйрәнү безгә бик зарур.
Чыгышымны йомгаклап һәм
яшьтәшләремә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: ”...дөньяда иң бәхетле һәм
рәхәт яшәүче кеше – ул башкаларга изгелек эшләүче зат”, дигән остазыбыз. Без,
яшьләр, киләчәктә мәшһүр галимебез хыялланган, ул күрергә теләгән бөтен яктан
да үрнәк балалар булып җитешик һәм халкыбызга лаеклы булып, милләтебез
горурланырлык, зур шәхесләр булып үсик. Илен, телен, гореф-гадәтләрен, халкын
хөрмәт итүче кеше генә шәхес дигән исемгә лаек була. Иң асыл сыйфатыбыз булган кешелеклелекне югалтмыйк!
|